news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте яңа флешмобта катнашырга чакыра

Флешмобта катнашу өчен социаль челтәрләрдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтияте яңа челлендж башлап җибәрде. Ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне уңаеннан үткәрелә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, Рабигыль-әүвәл аенда Аллаһ илчесе (с.г.в.) дөньяга килгән. Аның туган көне Мәүлид ән-Нәби дип атала һәм ул ай дәвамында билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан мөфтияте флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен социаль челтәрләрдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

Челленджны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Хәзрәт барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм челленджны башкаларга тапшырырга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100