news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәккә шәһәре гомрә – кече хаҗ кылучы чит ил гражданнарын кабул итәчәк

Мәккәнең «Әл-Хәрәм» мәчетендә социаль дистанцияне гамәлдән чыгардылар/

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Мәккә шәһәрендәге дөньядагы иң зур Аллаһ йортларының берсе булган «Әл-Хәрәм» мәчетендә (мөселманнарның хаҗ кылу үзәге) якшәмбе көнне пандемия башланганнан алып беренче тапкыр социаль дистанция сакламыйча гына намаз укыдылар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Аллаһ йорты хезмәткәрләре мәчет идәненнән мөселманнарга тиешле дистанция сакларга ярдәм итә торган стикерларны алган.

Согуд Гарәбстаны гаммәви мәгълүмат чаралары билгеләп үткәнчә, хәзер Мәккә шәһәре гомрә – кече хаҗ кылучы чит ил гражданнарын да кабул итәчәк. Шул ук вакытта, мәчеткә килүчеләр коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан булырга һәм аның территориясендә битлектән йөрергә тиеш.

Гаммәви мәгълүмат чаралары искәрткәнчә, июль аенда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр аркасында прививка ясаткан 50 мең кеше генә (Согуд Гарәбстаны гражданнары) хаҗ кылу бәхетенә ирешкән.

Билгеләп үтелгәнчә, коронавирус пандемиясе әлеге гыйбадәтне үткәрүдә шактый кыенлыклар тудырды. Ул, кагыйдә буларак, корольлек өчен зур керем чыганагы санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100