«Милли моң» мөнәҗәтләр фестивале быел бөтенроссия күләмендә оештырылды

Әлеге чара татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны барлау, саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла.

(Бөгелмә, 19 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бүген Бөгелмә шәһәрендә VIII «Милли моң» дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале булды. Элек ул төбәкара статуста иде. Быел исә Бөтенроссия күләмендә булды. Фестиваль Татарстан Диния нәзарәте, Бөгелмә һәм районы мөхтәсибәте һәм шәһәрнең Татар мәдәният үзәге ТАССРның 100 еллыгы һәм мөфтият игълан иткән «Туган тел елы» уңаеннан үткәрелде.

Фестивальгә Чиләбе, Ульяновск, Оренбург өлкәләреннән, Владивосток, Екатеринбург шәһәрләреннән дә килергә теләк белдерүчеләр булган. «Март аена билгеләгән идек, пандемия булгач, быел уздырмабыз да, бәлки онлайн форматка күчерербез дип тә уйладык. Диния нәзарәте ярдәме белән теләгебез тормышка ашты. Залда Мөслим, Сарман, Әлмәт, Ютазы, Баулы районнарыннан, Чаллы һәм Башкортстанан кунакларыбыз бар», — ди Бөгелмә имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш казые Рамиль хәзрәт Хөснетдинов.

Диния нәзарәтенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте, килүчеләрне мөфти исеменнән тәбрикләде. «Яшьләребез, үсеп килүче буын мөнәҗәтләребезне белеп, өйрәнеп кала. Бу бик мөһим әйбер. Бигрәк тә тәрбия бирү мәсьәләсендә», — ди ул. Аның сүзләренә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та кушылды.

Бәйгедә республикабызның 8 һәм Башкортстанның 2 районыннан килгән җыр башкаручылар үзара көч сынашты. Алар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинациясендә чыгыш ясады. «Соло» (мөнәҗәтне ялгыз башкару) номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә бүленде: 6-12 яшьлекләр, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр — һәрберсе 3-4 минутлык берәр мөнәҗәт әйтте.

Мөнәҗәт башкаручыларның иң кечкенәсенә — 6, ә иң өлкәненә — 82 яшь. Олы яшьтәге Рәшидә Фәрлукшина яшьләрдән калышмый, хәтерле булуы белән күпләрне сокландырды. Ул керәшеннәр яшәүче Кәләй авылыннан (Әлмәт районы). Җырларга гына түгел, шигырьләр язарга да ярата икән үзе.

«Шигырьләрне 1990 елдан башлап язам. Инде 70кә якын иҗат җимешем бар. Кешегә бит җан ризыгы да кирәк. Өлкәнәйгәч моны яхшырак аңлыйсың. Безнең „Буыннар чылбыры өзелмәсен“ ансамбле оешканга ике генә ел әле. Инде берничә бәйгедә дә катнаштык. Бу фестивальгә беренче тапкыр килдек. Элек мөнәҗәтләрне әбиләр җырлый иде, хәзер үзебез шулар рәтендә. Ансамблебез бик тату. Үз көчебез белән авылда мәчет салдырдык әле», — ди ул.

6 яшьлек Илүзә Шәрәфетдинова тамашачы күңелен үзенең самимилыгы белән яулады. Ул «Сабак» мөнәҗәтен башкарды. Кече яшьтән дини җырлар башкару юлына басуы белән хуплау тапты һәм Татарстан мөфтиенең махсус бүләгенә лаек булды.

«Илүзәбез гаиләдә иң кечкенә балабыз. Өчесе арасында моң-биюгә гашыйгы ул гына. Үзем сәхнә кешесе булганга шулайдыр инде. Әлмәт районының Габдрахман авылындагы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшлим. Шуңа да Илүзәбез сәхнәдән курыкмый. Халык алдында да чыгыш ясаганы бар», — ди кызның әнисе Рәмзидә Шәрәфетдинова.

Мәртәбәле жюри җырчыларның башкару осталыгына да, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә дә, дикциягә дә, интонациягә дә, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә дә игътибар итте. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр (телефоннар, үтүкләр, микродулкынлы мичләр һ.б.) һәм Мактау грамоталары тапшырдылар. Җиңүчеләр исемлеген ТР Диния нәзарәтенең dumrt.ru сайтында карап була.