Башкортстан мөфтие вазифасына бары тик бер кандидат тәкъдим ителгән

Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасын ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән сайлаганнар.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Уфада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумы утырышында дини оешма рәисе вазифасына кандидатуралар тәкъдим ителде һәм расланды. Мөфти вазифасына бер кандидат, хәзерге рәис Айнур хәзрәт Биргалин тәкъдим ителгән. Бу турыда "Кызыл таң" хәбәр итте.

Айнур хәзрәт Биргалин кандидатурасын ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән сайлаганнар. Аның кандидатурасы Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII хисап-сайлау съезды делегатларына тәкъдим ителәчәк. Съезд 16 октябрьдә Уфада, “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк. 

Очрашуда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов һәм төбәк башлыгы хакимияте вәкилләре катнашкан.