news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак.

Татарстан мөфтие Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Һиҗри исәп буенча Яңа ел башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак.

«Мөселман календаренең башлангыч ноктасы булып кешелек тарихында иң мөһим вакыйгаларның берсе — Рәсүлебезнең ﷺ Һиҗрәте тора. Һиҗрәтнең Аллаһы ризалыгы өчен азатлыкка һәм дин ирегенә ирешү юлының башы булып торуында бернинди шик юк. Хактыр ки, аның максаты Ислам турында кешеләргә ишеттерү һәм тарату булган.

Мөэмин-мөселманнар Һиҗри буенча яңа елны әнә шулай — Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтенә һәм Аның сансыз нигъмәтләренә шөкер кылып, сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм сәхабәләр каһарманлыгын олуглап каршылый. Дин кардәшләребез алдагы 12 айда иманнарын тагын да куәтләп, туры юлда игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын һәм рәхмәтен алырга зур өметләр баглыйлар.

Мөселман календаре буенча яңа 1442 ел башлану алдыннан Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәт ирештерүен, безнең игелекле гамәлләр кылу ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын бирүен, илебезгә һәм республикабызга тынычлык, иминлек, бар мөселман өммәтенә бәрәкәт ирештерүен сорап догалар кылам», диелгән мөфтинең котлавында.

news_right_1
news_right_2
news_bot