news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Әхмәтшин Россия мөселманнарының «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләнде

Бүләкләү Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында узды.

Равил Әхмәтшин Россия мөселманнарының «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләнде

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны Россия мөселманнарының иң югары бүләге - «Әл Фәхр» ордены белән бүләкләде. Бүләкләү Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

«Россия халыкларының рухи, мәдәни һәм тарихи мирасын саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш кертүе, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда һәм 60 ел тулу уңаеннан аерым хезмәтләре өчен», - диелә указда.

Россия мөселманнарының рухи лидеры искәрткәнчә, Татарстан Республикасы иминлеге өчен күп еллар дәвамында эшләгән хезмәте белән Равил Әхмәтшин Россия дәүләтчелегенең федератив нигезләрен ныгытуга ярдәм итә, Россия халыкларының рухи, мәдәни һәм тарихи мирасын саклау һәм популярлаштыруга зур өлеш кертә.

«Сезнең милләтара тынычлыкны һәм дини җәмгыятьнең татулыгын ныгытуда да шәхси казанышларыгыз бик зур. Без Сезнең үз эшчәнлегегездә яңа үрләр яулавыгызга ышанабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә илебезгә, халкыбызга хезмәтне дәвам итү өчен кирәкле тормыш көче һәм яңа якты идеяләр бирүен сорыйбыз», - дип өстәде Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе .

Бүләкләү тантанасында Россия мөфтиләр советы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100