news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Иске Татар бистәсендә мөселман Яңа ел бәйрәмен каршылаячаклар

23 августта Казанның Иске Татар бистәсендә ай календаре буенча яңа 1442 елны (Хиҗри) бәйрәм итү узачак.

Казанның Иске Татар бистәсендә мөселман Яңа ел бәйрәмен каршылаячаклар
http://tatar-congress.org/ru

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). 23 августта Казанның Иске Татар бистәсендә ай календаре буенча яңа 1442 елны (Хиҗри) бәйрәм итү узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм Апанай мәчете территориясендә һәм аның янәшәсендәге Каюм Насыйри урамында узачак.

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар һәм гарәп телләрендә вәгазь һәм дини җырлар ишетә алачак. Бәйрәмдә татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырачак милли эшләнмәләр күргәзмәсе эшләячәк. Җирле һөнәрчеләр мастер-класслар уздырачак. Бәйрәмнең кечкенә кунаклары өчен тематик мәйданчыклар оештыру планлаштырыла. Шулай ук фудкорт ачылачак, анда теләгән һәркем милли ризыкларны татып карый ала.

Чараны «Иман» мәдәни-агарту үзәге «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Идел» республика яшьләр үзәге белән берлектә уздыра.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар. Чарада санитар-эпидемиологик таләпләр сакланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot