Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие: Корбан гаете - игелек һәм юмартлык бәйрәме
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады. Котлау ТР Диния нәзарәте сайтында урнашытырылган.
«Корбан гаете — Раббыбызга Аның сансыз нигъмәтләре, чиксез рәхмәтләре һәм яратуы өчен тугрылыгыбызны белдерү бәйрәме. Гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү бәрабәренә үзебезнең иман ныклыгын исбат итү өчен кешелеккә насыйп ителгән зур мөмкинлек ул.
Корбан гаетенең тагын бер мәгънәсе бар: ул — Аллаһы Тәгаләнең зыяфәте. Ягъни Раббыбызның мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе. Татарстанда байлар да, ярлылар да — барысы да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки алар өчен ул — юмартлык, шәфкать һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ә ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган», диелә мөфти котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз