news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дини җыен ковидтан вакцинациягә каршы килүне хупламау турында фәтва чыгарды

Россия мөселманнар Дини җыены голәмәләр шурасы үзенең фәтвасында Коръән аятләренә һәм хәдисләргә сылтама китерә.

Дини җыен ковидтан вакцинациягә каршы килүне хупламау турында фәтва чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мөфти Әлбир Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнарының Дини җыены 19 июльдә коронавирустан вакцинациягә каршы килүне хупламау турында фәтва чыгарды.

«Вакцинациядән катгый рәвештә баш тарту һәм аның составы, йогынтысы турында ялган имеш-мимешләр тарату хупланмый. Әлегә безнең илдә халыкара югары таләпләргә җавап бирә торган препаратлар белән бушлай массакүләм вакцинация уздырыла икән, безнең барлык ватандашларыбызга, табиблар белән килештереп, һәм, моңа каршы йогынты булмаганда, үзләренә һәм гаиләләренә прививкалар ясату дөрес булыр иде», — диелә фәтваның 8нче пунктында.

Фәтвада Россия мөселманнарының диния җыены Коръәннең Әл-Бакар сүрәсендәге 195 нче аятенә нигезләнә. Анда болай дип әйтелгән: «Аллаһы юлында сәдака кылыгыз һәм үзегезне һәлакәткә дучар итмәгез. Һәм игелек кылыгыз, чөнки Аллаһ игелек кылучыларны ярата» (195 нче аять, Әл-Бакар сүрәсе). Бу аятьтә мөселманнарга газапларга һәм җимерүгә китерә торган гамәлләрдән тыелырга кушылган.

Фәтвада шулай ук хәдисләр дә китерелә. Мәсәлән, «Зыянны булдырмау табыш алудан югарырак куела», «Чума котырган урынга кермәскә һәм, әгәр ул анда булса, аннан чыкмаска. Бу авыруны булдырмый калуның иң яхшы ысулы».

Фәтва шулай ук Корбан гаетен бәйрәм иткәндә саклык чараларын үтәүне, мәчетләрдә социаль дистанцияне саклауны, традицион бәйрәм йолаларын һәм очрашуларны онлайн режимда башкаруны күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100