news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иерусалимда Әл-Әкъсә мәчете эшли башлаячак

Әл-Әкъсә мәчете Мәккә һәм Мәдинә мәчетләреннән соң мөселманнар өчен өченче мөһим изге урын булып тора.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иерусалимда Әл-Әкъсә мәчете Рамазан ае тәмамланганнан соң ачылачак. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

"Вирус таралу чагыштырмача кимүгә таба. Шуны исәкә алып, Рамазан ае тәмамлангач, мәчетләр ачылачак. Рамазан ае быел 23 майга кадәр дәвам итәчәк", дип хәбәр ителә.

Әл-Әкъсә мәчете Мәккә һәм Мәдинә мәчетләреннән соң мөселманнар өчен өченче мөһим изге урын булып тора. Әлеге мәчетне март аенда, дөньяда коронавирус актив тарала башлагач, яптылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100