news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орел өлкәсе мөселманнары беренче ифтарын үзбәк диаспорасы оештырды

Үзбәк диаспорасы оештырган ифтар мәҗлесенә төрле милләт вәкилләре килгән.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).16 апрель көнне Орел шәһәре мөселманнары гыйбадәт йортында быел беренче тапкыр күмәк ифтар уздырылды. Ифтар мәҗлесе үзбәк диаспорасы вәкилләре тарафыннан әзерләнгән. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Үзбәк диаспорасы оештырган ифтар мәҗлесенә төрле милләт вәкилләре килгән.

Орел өлкәсе имам-мөхтәсибе Хәлид хәзрәт Расулов һәм Орел шәһәре имамы Камил хәзрәт Магомедов изге Рамазанның өстенлекләре һәм ифтарлар үткәрүнең рухи кыйммәтләре турында сөйләде.

Өлкәдә мәчетләр саны да арта бара. Быел ифтар уздыруда үз өлешләрен кертергә теләүчеләр саны да күбәйгән, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100