news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Әмир Нәҗметдиновны орден белән бүләкләде

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән хезмәткәрләренең берсе булган Әмир Нәҗметдиновка мөселман өммәте тормышында күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләк тапшырылган.

Равил Гайнетдин Әмир Нәҗметдиновны орден белән бүләкләде
https://www.muslim.ru

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өлкән хезмәткәрләренең берсе Әмир Нәҗметдиновны «Хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләде.

Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар һәм хезмәткәрләр катнашында, тантаналы шартларда Әмир Нәҗметдиновка югары дәрәҗәдәге бүләк тапшырылды.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең уңышлы эшчәнлеге хакына мөселман өммәте тормышында күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив катнашуы, хезмәт сөючәнлеге өчен һәм аның 70 яшьлек юбилей уңаеннан Әмир Абдулла улы Нәҗметдиновны Россия мөселманнарының иң дәрәҗәле бүләге „Хезмәтләре өчен“ ордены белән бүләкләргә», — диелгән Равил Гайнетдин имзалаган указда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100