news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Хач ману өчен биш бәке изгеләндерелә

Православие динен тотучылар 19 гыйнвар төнендә иң зур бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны билгеләп үтә.

Әлки районында Хач ману өчен биш бәке изгеләндерелә
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында Хач ману өчен биш авылда сулыклар изгеләндереләчәк. Әмма чуму өчен бәкеләр ике урында — Базарлы Матакта һәм Сихтермә-Хузангайда гына җиһазландырыла.

Район басмасы хәбәр иткәнчә, Чуаш Шәпкәсендәге чишмә суын изгеләндерү бүген 22.00 сәгатьтә үткәрелә. Тик биредә коену булмаячак. Сихтермә-Хузангай авылындагы сулыкта бәке-иорданьдагы суны изгеләндерү һәм коену 23.30 сәгатьтә оештырыла. Базарлы Матактагы Актай буасында суны изгеләндерү һәм бәкегә чуму 24.00 сәгатьтә булачак.

Түбән Колчурино, Иске Матак, Борискино авыллары буалары һәм чишмәләрендә дә су изгеләндереләчәк. Аннан суны алырга мөмкин була. Әмма бу сулыклар коену өчен җиһазландырылмый.

Сулыклар янында полиция хезмәткәрләре, коткаручылар, табиблар кизү торачак. Быел шулай ук Роспотребнадзор таләпләренең дә һичшиксез үтәлүе зарур. Аерым алганда, суны изгеләнлдерү тантанасында катнашучылар һәм коенырга килүчеләр арасында 1,5 -2 метр дистанция сакланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100