news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итәләр

Онлайн-мәдрәсәне Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты оештыра.

Иртәгә Казанда беренче татар онлайн-мәдрәсәсен тәкъдим итәләр
http://dumrt.ru

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Туган тел елын йомгаклап һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылап, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы «Хозур» нәшрият йорты татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә оештыра.

Проект 20 гыйнвар көнендә тәүге тапкыр журналистларга тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР МДН «Хозур» нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнаша.

Тәкъдим итү чарасы Диния нәзарәтенең конференцияләр залында (Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38-нче йорт, 3 кат), 20 гыйнвар көнне иртәнге сәгать унда башлана.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100