news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда яшәүчеләр Хач ману бәйрәменә күпләп җыелды

Рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изгеләндерелгән су бөркеде.

Аксубайда яшәүчеләр Хач ману бәйрәменә күпләп җыелды
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары»).Бүген районыңда яшәүче православие дине вәкилләре Хач ману бәйрәмендә катнашты. Көн уртасында «Таш чокыр» чишмәсендә кеше күп иде.

«Таш чокыр» чыганагында суны изгеләндерү ел саен үткәрелә һәм һәр тапкыр правослау динендәгеләр өчен шатлыклы бәйрәмгә әверелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аксубай халкы, башка авыллардан килгән кунаклар да гыйбадәт кылды. Соңыннан рухани барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Хач ману бәйрәме белән котлады һәм җыелучыларга изгеләндерелгән су бөркеде. Таш чокырга килгән кешеләр бу йолада бик теләп катнашты, үзләре өчен изгеләндерелгән су да алды.


news_right_1
news_right_2
news_bot