Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте
Сергий атакай Кузнецов дини йоланы үтәде, үз чыгышында ул Качману бәйрәме килеп чыгу тарихына тукталды.
(Зәй, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Бүген Зәйнең Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмә янында көйләнгән махсус урында православие динен тотучылар Качману бәйрәме йоласын үтәде. Дини чарада район җитәкчеләре дә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүген Зәй районының биш чиркәвендә дини йола, келәүләр башкарылды. Аларда зәйлелэр генә түгел шәһәр-район кунаклары да катнашты.
Изге чишмә янындагы дини чара барышында район башлыгы Разиф Кәримов изге теләкләрне җиткерде.
-Татарстан төрле милләт халыкларының бердәм, тату яшәүче үрнәк төбәге булып тора. Бездә һәр халыкның бәйрәме, дини йолалары мөһим. Бу Изге бәйрәмдә һәр гаиләгә иминлек телим, — диде ул.
Ә Сергий атакай Кузнецов дини йоланы үтәде, үз чыгышында ул Качману бәйрәме килеп чыгу тарихына тукталды.
Изге чишмә буенда теләүчеләр өчен кайнар чәй дә оештырылган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз