Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Корбан бәйрәме уңаеннан Мордовиядә балалар өчен бәйрәм программасы әзерләнгән
Корбан бәйрәме уңаеннан Мордовиядә балалар өчен бәйрәм программасы әзерләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ). Якынлашып килгән Корбан бәйрәме уңаеннан Мордовиянең мөслимәләр берлеге республика мөселманнары балалары өчен бәйрәм программасы әзерләгән.
Бүген Сарански шәһәренең Үзәк җәмигъ мәчетендә балалар өчен ислам тематикасына мини-спектакльләр күрсәтелә, чәй мәҗлесе үткәрелә һәм салют бирелә.
Мондый бәйрәм чаралары республиканың Ләмберә бистәсе һәм Ромадановский районының Белозерье авылында да үтәчәк, дип белдерә Мордовия мөселманнарының Мәгълүмат департаменты.
Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә Ислам яшьләр үзәге Зур Березняки авылының һәм Ялгинский районының балалар йортларында хәйрия акцияләре үткәрә. Яшь мөселманнар мондагы ятим балаларга «Ярдәм кулыңны суз» акциясе кысаларында җыелган уенчыклар, азык-төлек продуктлары, медикаментларны тапшырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз