news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт «30/40» проектында катнашырга чакыра

Проектта 30-40 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук гаиләле парлар да катнаша ала.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «30/40» проектына катнашучылар җыю турында хәбәр итә. Бу хакта ТР ДИния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара 2021 елның 2-6 гыйнварында бабаларыбыз рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән тарихи җирлектә — Болгар шәһәрендә узачак. Проектта 30-40 яшьлек егетләр һәм кызлар, шулай ук гаиләле парлар да катнаша ала.

«30/40» проекты беренче тапкыр Татарстан мөфтияте тарафыннан 2020 ел башында тормышка ашырылды. Әлеге чараны үткәрүнең төп максаты — 30-40 яшьләрдәге дин кардәшләргә рухи һәм физик яктан камилләшү, дини белемнәрне арттыру өчен мөмкинлекләр тудыру.

Быел форум калебне дәвалау темасына багышлана. Спикерлар булып шәех Гали Ибодов һәм остаз Әхмәд Әбү Яхъя чыгыш ясаячак. Форумда катнашучыларны көн саен эчтәлекле программа көтә. Өч көн дәвамында саф һавада тренинглар, остазлар катнашында дәресләр, саф һавада спорт уеннары уздыру ниятләнә. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлашачак.

Проектта 60 кеше катнашачак. Катнашу бушлай. Язылу өчен телефон: (784-32) 37-86-18. Шулай ук инстаграм челтәрендә https://www.instagram.com/muslimol/ аккаунты ярдәмендә 2020 елның 20 декабренә кадәр теркәлү узарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100