news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мәчетендә балалар үзәге ачылды

Үзәктә бу атна шимбәсендә беренче дәресләр үтәчәк.

Чирмешән мәчетендә балалар үзәге ачылды
Кадыйр Гомәров

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән мәчетендә балалар үзәге ачылды. Бинадагы бер бүлмәне иганәчеләр ярдәме белән ремонтлап, дәресләр үткәрү өчен уңайлы шартлар булдырганнар. Түбә, стена, электр челтәрләре яңартылган, идәнне җылытыла торган иткәннәр, яңа палас җәйгәннәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

«Ремонт 160 мең сумга төште, шуның 70 меңен безгә исеме дә билгесез бер игелекле ир-ат бирде, аңа җиһазлар алдык. Гомумән, мәчеткә хәйрия акчалары җибәрүчеләргә, китерүчеләргә зур рәхмәт», — диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов.

Мәчеттәге бу үзәккә элек Югары Чегодайда яшәгән, инде мәрхүм дин эшлеклесе Хәниф Вәлиев исемен биргәннәр.

Үзәктә бу атна шимбәсендә беренче дәресләр үтәчәк. Әлегә ике төркемдә егермеләп бала дин сабагы укыр, татар һәм гарәп телләрен өйрәнер, белгәннәрен камилләштерер дип көтелә. Моның өчен уку әсбаплары җитәрлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100