news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир мөселманнары Җәмигъ мәчетендә Мәүлет аен каршылады

Мөселманнарга пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышы һәм гамәлләре, аерым кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләделәр.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Владимир шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәме узды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм чарасында Владимир өлкәсе Диния нәзарәте рәисе (Владимир мөхтәсибәте) имам – мөхтәсибе Азат хәзрәт Мөнәвиров, мәчет мәхәлләсе кешеләре, шулай ук кунаклар - Гусь-Хрустальный (Владимир өлкәсе) шәһәре имамы Шамил хәзрәт Магомәдхәбибов һәм Кольчугино шәһәре имамы Гаҗи хәзрәт Сапарчаев катнашты.

Чара башында Азат хәзрәт Мөнәвиров Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинның Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) туган көне уңаеннан мөрәҗәгатен укыды. "Бу традиция пәйгамбәрнең югары әхлагы турында искә төшерә һәм мөселманнарны берләштерә. Бөтен дөньяда мөселманнар бу айны аеруча зур дулкынлану белән догалар укып каршы ала һәм үткәрә, Аллаһы Тәгаләнең гыйбрәтле сүзләрен һәм вәгазьләрен искә ала, изге гамәлләр кыла", диелә мөрәҗәгатьтә.

Азат хәзрәт мәхәллә кешеләренә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышы һәм гамәлләре, аерым кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләде. Аннан бергәләп салават әйттеләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100