news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мордовиянең Белозерье авылы мөселманнары алты гектар мәйданлы зиратны чистарткан

Зиратта ике ай дәвамында чүп үләннәрен җыештырганнар, каберлекләр өстендәге иске агачларны, ботакларны чистартканнар, утынга яраклыларын авылдагы мохтаҗларга биргәннәр.

Мордовиянең Белозерье авылы мөселманнары алты гектар мәйданлы зиратны чистарткан
https://www.muslim.ru

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Мордовиянең Белозерье авылында мөселман оешмалары җитәкчеләре инициативасы белән мәчетләрдә һәм зиратта өмә уздырдылар. Бу хакта Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән Россияләр Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

6 гектар мәйданлы зиратта ике ай дәвамында чүп үләннәрен җыештырганнар, каберлекләр өстендәге төрле агачларны, ботакларны чистартканнар. Аларның бер өлешен яндырганнар, ә утынга яраклыларын авылдагы мохтаҗларга биргәннәр. Барлыгы 30 машина чүп-чар түгелгән. 

Зиратта өмәдә йөздә артык кеше катнашкан. Катнашучылар арасында мөселман оешмалары имамнары, рәисләре, активистлары һәм авыл халкы булган. 10 яшьтән 60 яшькә кадәрле кешеләр катнашкан. Берничә берәмлек техника җәлеп ителгән һәм төрле эш кораллы кулланылган.  

Республикадагы татар авылларының күбесендә мондый өмәләр традицион рәвештә уза. Биредә яшәүчеләр ел саен мәчет территорияләрен һәм зиратларны җыештыра. Шул рәвешле алар үз ата-бабаларына, халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт белдерә, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100