Түбән Камада православие дине вәкилләре яңа чиркәү төзелешен карады

Барлык килүчеләр төзелешнең җайлы баруын теләп, дога кылды.

(Казан, 18 июльу, "Татар-информ"). Кичә православие дине вәкилләре Түбән Каманың 49 нчы микрорайонында чиркәү төзелешен карадылар, гыйбадәтханә нигезен изгеләндерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Һава шартлары начар булуга карамастан, төзүчеләр эшләрен туктатмаска тырыша. Субайлар сугылган, хәзер нигезсалу эшләре бара.

Гыйбадәтханә башлыгы Артемий Ямашев, протоиерей Виталий Кузьмин һәм барлык килүчеләр төзелешнең җайлы баруын теләп, дога кылды.