news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дини уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган.

Татарстан дини уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Бүгенге көндә республикада күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура) һәм Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле һәм югары дәрәҗәдәге белем бирә.  Татарстанның мөселман уку йортларында көндезге бүлектә «нигезле» дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, «югары» дәрәҗә — 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе «нигезле» укыту программасы буенча белем бирә.

Мәдрәсәләр абитуриентларга дин әһеле һәм мөселман дини оешмалары хезмәткәре белгечлеген алырга тәкъдим итә. Укып чыгучыларга «Имам-хатыйб», «Ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы», «Гарәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе» квалификацияләре тапшырыла. Дини белемнән тыш, шәкертләр өстәмә һөнәри белемгә дә ия булалар (умартачы, автомобиль йөртүче, тегүче һ.б.).

Мәдрәсәдәге «Нигезле» программаны үзләштереп, укуны Казан ислам университетында югары дини белем алып дәвам итәргә мөмкин. Көндезге бүлектә уку дәвере 4 ел тәшкил итә, читтән торып уку (бакалавриат) 5 ел дәвам итә. Мәдрәсәдә укып чыкканнар тизәйтелгән укыту курсын үтәргә мөмкин.

Россия ислам институты яки Казан ислам университетын тәмамлаучылар укуларын магистратурада, шул исәптән БИАда дәвам иттерә ала. Югары сегментта укуны тәмамлаганнан соң, белем алуны чит ил ислам вузларында дәвам итү, шулай ук стажировкалар узу мөмкинлеге бар.

Студентларга уку дәверендә тулай торакта бушлай урын һәм ашау каралган. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта. Тулырак сылтама аша белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100