news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сөләйман Рәхимов патшабикә Екатеринаны әби-патша дип атауның сәбәбен әйтте

«Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсы кысаларында журналистлар өчен Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәгендә экскурсия узды.

Сөләйман Рәхимов патшабикә Екатеринаны әби-патша дип атауның сәбәбен әйтте
Салават Камалетдинов

(Болгар, 18 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, халык мөселманнарга карата эшләгән яхшылыклары өчен патшабикә Екатеринаны әби-патша дип атый торган булган.

«Екатерина хакимияткә килгәч, аңа кадәр кысрыкланган мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтне яхшыртырга кирәклеген аңлый. 1788 елда Россиядә беренче Диния нәзарәте оеша. Шул рәвешле элек фетнә күтәргән имамнар дәүләт күзәтүе астында була. Илдә акрынлап тынычлык урнаша», — диде ул журналистлар өчен оештырылган «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсы кысаларында узган экскурсиядә.

Сөләйман Рәхимов сүзләренчә, Екатерина II идарә иткән чорда Ислам диненең статусы күтәрелә.

«1649 елда православие дине рәсми төсмер ала. Ләкин шул ук вакытта Ислам да Россиядә шундый ук дин булып санала. Мөселманнар белән исәпләшә башлыйлар. Шушы казанышлары өчен патшабикә Екатерина әби-патша дип яратып әйтә торган булганнар да инде», — диде ул журналистларга.

Бүген Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары башланды. Аны Болгар ислам академиясе белән берлектә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Квалификация күтәрү курслары 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр узачак. Ахырда журналистларга таныклык тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100