news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләренә диплом тапшырдылар

Дүрт егет һәм дүрт кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләренә диплом тапшырдылар
http://dumrt.ru

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең көндезге бүлек шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, югары дини белем алу хакында дипломнар алды. Биш ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Барлыгы сигез укучы — дүрт егет һәм дүрт кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде.

Беррәттән мәдрәсә кысаларында 3 ел элек барлыкка килгән тәхфиз (Коръән ятлау) бүлеген тәмамлаган беренче җиде шәкерткә дә шәһадәтнамәләр дә тапшырылды. Әлеге бүлектә шәкертләр 3 ел дәвамында белем алып, Кәлам Шәрифне тулысынча ятлап, нәзарәт комиссиясенә имтиханнар тапшырып, барысы — дүрт егет һәм өч кыз Коръән-хафиз булдылар.

Аларга мөфтият тарихында беренче тапкыр бирелә торган документларны нәзарәтнең Коръән-хафизларны тикшерү комиссиясе рәисе Илнур хәзрәт Хәйруллин тапшырды. Диплом һәм шәһадәтнамәләрне тапшыру тантанасы коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да истә тотып оештырылды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә моннан өч ел элек булдырылган Коръәнне ятлау бүлеге үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Камил хәзрәт, чыгарылыш укучыларын тәбрикләп, үз чыгышында Аллаһының Китабын ятлауга һәм өйрәнүгә зур әһәмият бирергә чакырды.

Алга таба мөфти хәзрәт нәзарәттә Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә яңа комиссия оешуы турында хәбәр итте. Башка уку йортларында Коръән ятлап чыгучылар да әлеге комиссиягә килеп, имтихан биреп, Коръән-хафиз шәһадәтнамәсенә ия була ала. Шунысы куанычлы, хафизлыкны раслаган нәзарәтнең беренче шәһадәтнамәләренә яңа гына Коръән-хафиз дәрәҗәсенә ирешкән «Мөхәммәдия» укучылары лаек булды һәм таныклыклар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100