Казанда быел республика ифтары 5 мең кешегә исәпләнә

Аны былтыргы урында үткәрү ниятләнә

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). 26 июнь көнне республика күләмендәге иң зур ифтар мәҗлесе “Казан-Арена” стадионында үткәрелә һәм ул 5 мең кешегә исәпләнгән. Республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, өченче мәртәбә уздыра. Сәгать кичке 8дә башланачак ифтарга стадионның медиафасад ягыннан керәсе. 

Мөбарәк рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү, миһербанлылык, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Менә шул хакыйкатьне истә тотып, ТР МДН мөбарәк айны “Рамазан-изге гамәлләр ае” шигаре белән уздыра. Рамазан ае дәвамында республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә җирлектә яшәүчеләр өчен ифтарлар - авыз ачу ашлары үткәрелә.

Иң зур ифтар – республика ифтарына чакырылганнар арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар.

Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Коръән аятьләре яңгырап, догалар кылыныр, Алла боерса, дип бәян итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

Стадионның махсус әзерләнгән урыннарында җәмәгать намазы укылачак. Шулай ук ТР МДН, “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән социаль һәм рамазанга багышланган роликлар күрсәтү каралган.

Белешмә өчен.
Беренче республика ифтары 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында 1500гә якын кеше катнашында узган иде. Былтыр ул башкаланың “Казан-Арена” стадионында үткәрелде һәм анда барлыгы 2 меңнән артык кеше җыелды.