Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Гаилә» мәчетендә иң яхшы Коръән укучы һәм ислам нигезләрен белүче билгеләнәчәк
«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата премия һәм китаплар тапшырылачак.
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 22 майда Казанның «Гаилә» мәчетендә «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесе узачак. Конкурста Коръәнне һәм ислам, үз милләте тарихын иң яхшы белүче яшьләр ачыкланачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәчетнең имам-хатыйбы ярдәмчесе Илмир Хәбибуллин сөйләде.
«Конкурс ике өлештән тора: Коръән уку һәм ислам дине нигезләре, мәшһүр шәхесләр турында сорауларга җавап бирү. Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре, мөгаллимнәре бәйгедә катнашучыларның Коръәнне дөрес укуларын, яттан белү дәрәҗәләрен тикшереп, бәя бирә», — диде ул.
Аның әйтүенчә, журналист, дин эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина башлаган традицияләрне дәвам иттереп, балалар үз милләте тарихын, диннәре нигезләрен белергә тиеш була. Шул ук вакытта катнашучы Коръәнне дә яхшы укырга, сорауларга да тулы җавап бирә белергә, мәгълүматлы булырга тиеш.
«Җиңүчеләргә акчалата премия һәм китаплар бүләк ителәчәк. Бәйгедә бер тапкыр катнашып караган кеше яңадан килә ала. Бу очракта баланың белем өлкәсендә үсеше күздә тотыла», — диде Илмир Хәбибуллин.
Бәйгедә кече, урта һәм өлкән сыйныф укучылары аерылып каралачак (4 — 18 яшь). Егетләр һәм кызлар аерым катнаша. Конкурсның махсус номинацияләре дә булачак. Һәр яшь төркемендә егетләр һәм кызлар арасында өч җиңүче билгеләнеләчәк.
«Пандемия булу сәбәпле, бәйге узган ел үткәрелмәде. Быел ул санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып үтәчәк. Барысы бергә меңгә якын кеше җыелганын хәтерлим. Конкурсны үткәргән вакытта балалар әти-әниләре, укытучылары белән килә иде», — диде имам-хатыйп ярдәмчесе.
Бәйгене Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Мәрҗани» фонды һәм иганәчеләре ярдәме белән «Мөслимә» Бөтенроссия иҗтимагый фонды, РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм «Гаилә» мәчете оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз