Быел Төркиянең Селимие мәчетендә комплекслы реставрация эшләре башланачак

Селимие мәчете төрек-ислам архитектурасы шедеврларыннан берсе санала.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Быел Төркиянең төньяк-көнбатышындагы Эдирне провинциясендә урнашкан Селимие мәчетендә комплекслы реставрация эшләре башланачак.

Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы Вакыфлар (фондлар) идарәсе генераль директоры Борһан Эрсойга сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, үзенең кабатланмас архитектурасы белән игътибарны җәлеп итеп торган Селимие мәчете төрек-ислам архитектурасы шедеврларыннан берсе санала.

Эрсой мәчетне төзекләндерү эшләре быел башланып китәчәге һәм якынча 3-4 ел дәвам итәчәге хакында искәртте.

Төркиядәге иң матур мәчетләрнең берсе булган Селимие гыйбадәтханәсе Эдирне шәһәренең символы санала, ул архитектор Синан проекты буенча XVI йөз уртасында төзелгән. ЮНЕСКО 2011 елда Селимие мәчетен Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертте. Архитектор Синан мәчетне үз осталыгының шедевры дип атаган.

Аллаһ йорты Эдирне шәһәренең үзәгендә урнашкан. Мәчет территориясендә шулай ук ярдәмче корылмалар, мәдрәсә һәм өсте ябулы базар да бар.

Зур гөмбәзле, дүрт биек манарасы күккә ашкан мәһабәт мәчет Эдирне шәһәренә якынлашып килгән мосафирлар өчен үзенчәлекле маяк булып тора. Аның 85 метр биеклегендәге манаралары игътибарны аеруча нык җәлеп итә. Мәчетне төзү эшләре 1569 елда башланып, 1575 елда төгәлләнгән.