420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы изге Рамазан ае (быел ул 24 апрельдә башлана) алдыннан ил мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Рухи лидерлар дин тотучыларны үзизоляция шартларында өйдә гыйбадәт кылырга чакырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
«Әлегә мәчетләрдә күмәкләп намаз уку мөмкин булмаса да, без моны өй шартларында эшли алабыз. Бу очракта гаиләләребез безнең җәмгыятебез булачак», - диде Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов.