Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда мәчетләргә бушлай экскурсияләр оештырыла
Чарада катнашучылар мәчетләргә нигез салыну тарихын һәм аларның совет чорындагы язмышларын беләчәкләр.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 19 мартта Казан халкын һәм кунакларын экскурсовод Җәмилә Локманова белән бергә Иске Татар бистәсе мәчетләре буйлап экскурсиягә чакыралар.
Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чарада катнашучылар мәчетләргә нигез салыну тарихын һәм аларның совет чорында язмышын белә, иң күренекле имамнар һәм хәйриячеләр белән таныша, мәчетләрнең эченә керә ала.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашу бушлай. Теркәлү өчен Казан Мэриясенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтына фамилия, исем, телефон номерын язып җибәрергә кирәк. Экскурсиядә катнашучыларга очрашу урынын язылган вакытта хәбәр итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз