news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөфти Равил Гайнетдин Ставрополь крае мөфтиен юбилее белән котлады

Мөфти Мөхәммәд хаҗи Рәхимовка рухи һәм физик көч, өммәт ягыннан ышаныч һәм ярдәм тели.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәд хаҗи Рәхимовны 65 яшьлек юбилее белән котлады.

«Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи һәм физик көч, өммәт ягыннан ышаныч һәм ярдәм, эшчәнлегегездә уңышлар, шулай ук бәхет һәм муллык телим», - диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында бирелгән хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100