Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Катар журналында Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты
«Адьян» журналы елына ике тапкыр гарәп һәм инглиз телләрендә чыга.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Катарда «Адьян» фәнни журналының соңгы санында (гыйнвар, 2022 ел) Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге директоры, теология докторы Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты.
Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Адьян» журналы Катарда чыга. Аны елына ике тапкыр гарәп һәм инглиз телләрендә Доха шәһәре (DICID) халыкара динара диалог үзәге нәшер итә. Фәнни басманың баш мөхәррире — DICID Директорлар советы башлыгы доктор Ибраһим Салих ан-Нуэйми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз