Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әфганстан татарлары Кабулдагы имам Азам мәдрәсәсендә Коръән-хафиз булды
Әфганстанның төньяк провинцияләрендә исламның теоретик һәм практик якларын белүче танылган галимнәрнең күбесе татарлар булуы билгеле.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Кабул шәһәрендә имам Азам мәдрәсәсендә, Коръән-хафизларның чыгарылыш чарасы узды.
Дини уку йортын тәмамлаган 20 кеше арасында Әфганстан татарлары җәмгыяте вәкилләре дә бар. Хафиз — бөтен Коръәнне яттан өйрәнгән кеше. Шәкертләр 11 ел дәвамында - алты яшьтән бирле белем алган.
«Татар җәмгыяте өчен дини белем — ул бик мөһим. Әфганстан татарларының дүрт вәкиле — Абдулла Мөхәммәди Камсорди, Ходжатулла Әхмәди, Нәҗибулла Әхмәди һәм Мөхәммәд Зариф Вахадж имам Азамның иң зур мәдрәсәсенең Коръән-хафизлары булды. Киләчәктә алар югары уку йортларында укуларын дәвам итә алачак», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгы журналистына Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбир улы Надери Татар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмгыять дини белем бирүгә аерым игътибар итә. Нәкъ менә шуңа күрә Әфганстанның төньяк провинцияләрендә исламның теоретик һәм практик якларын белүче танылган галимнәрнең күбесен татарлар тәшкил итә.
«Фонд вәкилләре мондый чараларда катнашырга тырыша. Көнбатыш эмиссарлары һәм алар белән бәйле гарәп дин белгечләре, Әфганстанда дини мәйданчыкларны кулланып, еш кына Россиягә карата деструктив пропаганда эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Әмма аларның риторикасы фонд вәкилләре каршында беркадәр үзгәрә», — дип уртаклашты Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Моннан тыш, ул Әфганстан татар җәмгыяте дин әһелләренең төбәктә традицион исламны өйрәнүне алга сөрүче бик аз кешеләрнең берсе булуын искәртте. Җәмгыятьнең аксакаллары динне өйрәнүдә дөньякүләм танылган татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләренә таяна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз