news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиянең «Гөлстан» мәдрәсәсендә югары курслар өчен дәресләр башланды

Мәдрәсә каршында имамнар һәм якшәмбе мәктәбе укытучылары өчен белемне камилләштерү курслары оештырыла.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Гөлстан» мәдрәсәсендә 3 һәм 4 курс студентлары өчен уку сессиясе башланды.

Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр иткәнчә, 4 нче курс студентлары өчен бу сессия диплом эшләрен яклау алдында йомгаклау сессиясе булачак. Дәресләр иминлек чараларын саклап үткәрелә, классларда һава алыштыргыч җайланмалар урнаштырылган, мәдрәсәгә кергән вакытта һәркемнең тән температурасы тикшерелә.

Студентлар мәдрәсәнең профессиональ укыту программалары кысаларында ислам нигезләре турында яңа белемнәрне зур кызыксыну белән үзләштерә. «Гөлстан» мәдрәсәсе Чувашия Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте составында эшли.

Аңа нигез 2005 елда якшәмбе мәктәбе базасында салына. 2007 елның 14 ноябрендә биредә ике бүлек — көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре теркәлә. Уку тәмамланганнан соң мәдрәсә белеме турында диплом тапшырыла. Әлеге диплом Р. Фәхретдин исемендәге Россия Ислам университетының өченче курсына керү хокукы бирә. Мәдрәсәдә китапханә, ашханә һәм тулай торак бар. Уку йортын күрсәтмә әсбаплар һәм китаплар белән Россия ислам университеты тәэмин итә.

Мәдрәсә каршында имамнар һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен белемне камилләштерү курслары оештырыла. Мәдрәсә мәхәлләдә эшләүче җирле мәктәпләр эшенә юнәлеш бирә, аларга методик ярдәм күрсәтә, шәкертләр белән оештыру эшләре алып бара.

Мәдрәсәнең адресы: 429360, Чувашия Республикасы, Батыр районы, Шыгырдан авылы, Ленин урамы, 60 нчы йорт..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100