Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шәйхразыев һәм Таҗетдин ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында фикер алышты
Васил Шәйхразыев 19 майдан 21 майга кадәр Казанда Татар дин әһелләренең бөтенроссия форумы узачагын әйтте. Шуның кысаларында 21 майда «Изге Болгар җыены» да уза.
(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары турында фикер алышты.
Бөтендөнья татар конгрессы сайты язганча, әлеге очрашу Васил Шәйхразыевның Башкортстанга эшлекле сәфәре кысаларында узган. Алар Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Юсуф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев һәм башкалар да катнашты.
Васил Шәйхразыев 19 майдан 21 майга кадәр Казанда Татар дин әһелләренең бөтенроссия форумы узачагын әйтте. Шуның кысаларында 21 майда «Изге Болгар җыены» да уза. Милли шура рәисе сүзләренчә, бүгенгә регионнарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетлары туплана.
Тәлгать хәзрәт бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздырырга насыйп булуны теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз