Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә Хач ману бәйрәмендә Изге чишмәдә коенып булачак
19 гыйнвар - Хач ману көне. Православие динен тотучылар өчен ул - иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Зәй, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Клара Ермолаева). 19 гыйнвар - Хач ману көне. Православие динен тотучылар өчен ул — иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге Чишмә җиһазландырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чишмәгә изгеләндерелгән су алырга яисә коенырга килүчеләргә быел да район җитәкчелеге тиешле шартлар тудыра. 19 гыйнварда Яңа Зәй белән Иске Зәй арасында йөрүче маршрут автобусы Изге чишмә янында тукталыш булачак.
Гадәттән тыш хәлләр структурасы һәм медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләренең кизү торуы оештырыла, җылыну өчен махсус автобус куелачак. Шулай ук бу көнне чишмә янына район җитәкчелеге килеп, халыкны бәйрәм белән котлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз