news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йортында «Намаз уку тәртибе» китабы чыкты

Әлеге басмада тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибе рәсемнәр белән күрсәтеп аңлатыла.

«Хозур» нәшрият йортында «Намаз уку тәртибе» китабы чыкты

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Намаз уку тәртибе» китабын бастырды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә әйткәнчә, намаз уку гына түгел, аны укырга өйрәтү дә олуг гыйбадәттер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә иң беренче соралачак нәрсә — намаз», — дип әйтеп калдырган.

«Җиңелчә аңлатылган, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибен рәсемнәр белән күрсәтеп ясалган әлеге китап сезнең шушы гыйбадәтне үти башлауда зур ярдәмлек булыр, дип өметләнеп калабыз», — ди хәзрәт.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә һәм huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/) интернет-кибетендә сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100