Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновск шәhәре мәчетләрендә «Ачык ишекләр» көне үткәрелә
Яшь буынны ислам дине белән таныштыру максатында оештырылган әлеге чарада төрле милләт вәкилләре катнашты.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск шәhәренең Дзержинский урамында урнашкан 2 нче Җәмигъ мәчетендә хәзер инде традициягә кергән «Ачык ишекләр көне» үтте. Яшь буынны ислам дине белән таныштыру максатында оештырылган әлеге чарада төрле милләт вәкилләре катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
«Ачык ишекләр көне» уңаеннан мәчеткә бик күп кунаклар килгән иде. Шәhәребездә уңышлы гына эшләп килүче милли-мәдәни оешмалар вәкилләре аларны мөселман халыкларының тарихы, мәдәнияте hәм аш-сулары белән таныштыру өчен зур тырышлык куйды. Татар милли-мәдәни автономиясе дә бу эштән читтә калмады.
Милләт җанлы мөгаллимә Розалия Зиганшина белән 20 нче санлы «Искринка» балалар бакчасы мөдире Иркинә Сайфутдинова татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын hәм традицияләрен чагылдырган бай эчтәлекле күргәзмә әзерләгән иде. «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы, «Бәхет» клубы, «Өмет» газетасы hәм 17 нче милли китапханә вәкилләре аларга ярдәмгә килделәр hәм бергәләп халкыбызның рухи мирасын күрсәтергә тырыштылар.
Әзәрбәйҗан кардәшләребез барча халыкны милли ашлары — долма белән сыйлады.
— «Ачык ишекләр көне»ндә катнашучы барлык милләт вәкилләрен дә саф hәм пакь динебез берләштерә. Барыбызның да максаты изге hәм уртак бит — ата-бабаларыбыз әманәт, рухи мирас итеп тапшырып калдырган традицион ислам кануннары буенча яшәү, гамәл кылу. Ә очрашу урыныбыз — Аллаhы йорты, аның ишекләре hәркемгә ачык, — диде 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов.
Бу көнне ислам дине белән кызыксынып Аллаhы йортына аяк баскан hәрбер кешене телеңне йотарлык тәмле пылау, милли ашлар hәм чәй белән сыйладылар. Мәчетләргә илтүче сукмаклар беркайчан да өзелмәс, дип ышанасы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз