news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты: Без ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәбез

Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән беррәттән, төбәкләр дә гарәп илләре белән актив хезмәттәшлек итә.

Россия Президенты: Без ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәбез
http://kremlin.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Россия төбәкләре ислам илләре һәм оешмалары вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итә һәм бу дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә актив өлеш кертә. Россия Хакимияте бу тенденцияне сакларга һәм гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ниятли. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат чарасы вакытында сөйләде.

«Төбәкләр һәрвакыт илнең Тышкы эшләр министрлыгы тырышлыгына сизелерлек өлеш кертә. Гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләр тулаем Россия өчен дә традициягә әверелгән. Безнең алар белән гасырлар буена дәвам итә торган тотрыклы, күптәнге элемтәләребез бар. Бүген аларны киңәйтү тенденциясе бара. Хәзер хезмәттәшлекнең күләме һәм географиясе киңәйде. Без киләчәктә дә бу мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез», — диде Путин.

Татарстан гарәп илләре һәм ислам оешмалары белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» стратегик төркеме рәисе булып тора. Ул гарәп илләре һәм оешмалары белән актив хезмәттәшлек итә.

Күптән түгел Татарстан Президенты Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы рәисе белән очрашты һәм дөньяда гомумкешелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгыту эшендә Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100