Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы ачылды
Бәйгедә Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркес, Түбән Новгород һәм башка шәһәр вәкилләре катнаша.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия ислам институтында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча ислам уку йортлары студентлары арасында XIII Бөтенроссия олимпиадасы ачылды. Әлеге чараны Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды белән бергә оештыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Олимпиаданың максаты — ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүдә сәләтле студентларны ачыклау. Бәйгедә Татарстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркес, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән егермедән артык мөселман уку йорты студентлары катнаша.
Алар бүген Россия ислам институтында төшкә кадәр «Гарәп теле», «Дин нигезләре», «Ислам хокукы», «Мәдрәсәләрдә ислам хокукы» номинацияләре буенча язмача биремнәр эшләде. Төштән соң шәкертләр Коръән уку һәм телдән сөйләм буенча биремнәр башкарды. Конкурсантлар Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белергә, гарәпчә сөйләм күнекмәләрен күрсәтергә тиеш иде.
18 декабрь көнне сәгать унда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны бүләкләү тантанасы узачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз