news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йортында «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы чыкты

Китапта Рамазан ае, корбан чалу фазыйләтләре, ата-ана хакы, гыйлем алу мөһимлеге, төрле кыйссалар, һәм гомумән, кешене рухи яктан баета торган вәгазьләр бар.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Хозур» нәшрият йорты «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабын бастырып чыгарды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, динебездә башкаларны күркәм сүз белән нәсыйхәтләүгә, аларга Коръәни Кәримебез аятьләрен, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрен искә төшерүгә зур әһәмият бирелә. Нәсыйхәт, вәгазь күңелләрне нур белән тутыра, кешенең Аллаһыга якынаюына, әхлагын камилләштерүенә сәбәпче булып тора.

«Хозур» нәшрият йорты тарафыннан нәшер ителгән «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы да әлеге максатларны күз алдында тотып әзерләнгән. Биредә хәзрәтнең төрле темаларга кагылышлы вәгазьләре урын алган.

Китапта Рамазан ае, корбан чалу фазыйләтләре, ата-ана хакы, гыйлем алу мөһимлеге, төрле кыйссалар, һәм гомумән, кешене рухи яктан баета торган вәгазьләр бар. «Тимергали хәзрәт вәгазьләре» китабы киң катлау укучылары өчен тәкъдим ителә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм заказ бирергә мөмкин, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100