Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә җомга намазын Рабигыль-әүвәл ае башлануга багышладылар
Бүген, 2020 елның 17 октябрендә, кояш баегач, хиҗри ел буенча 1442 елның Рәбигыль әүвәл ае җитә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 16 октябрендә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә җомга намазы Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган айга — Рабигыль-әүвәл ае башлануга һәм әхлак темасына багышланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Аләветдинов дин әһелләренә Аллаһның соңгы илчесенең зирәклеген тирә-юньдәгеләргә сүзләр белән генә түгел, беренче чиратта, изге эшләр һәм әхлаклы булу белән җиткерергә өндәп мөрәҗәгать итте.
Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вәгазе Рабигыль-әүвәл бәрәкәтле ае башлануына багышлаган һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) кешелек дөньясы өчен бөек миссиясенең әһәмиятен искә төшерде. «Безнең бурычыбыз — Аллаһы Тәгалә илчесенең кушканнарын дөньяга сүзләр, казанышларың белән җиткерү», — дип йомгаклады ул.
Искәртеп узабыз, бүген, 2020 елның 17 октябрендә, кояш баегач, хиҗри ел буенча 1442 елның Рәбигыль әүвәл ае җитә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз