news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 25 миллион сумнан артык акча җыелган

Быелдан башлап, Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итү фонды сайтында онлайн-режимда теләге булган һәркем төзелешнең ничек баруын күзәтә ала.

Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 25 миллион сумнан артык акча җыелган
Набчелны ру

(Чаллы, 17 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Җәмигъ» мәчетен төзи башлауга 28 ел үткәч, җәмәгатьчелекнең актив ярдәме белән төзелеш тулы көченә бара.

Бүген төзелеш мәйданчыгында дини комплексның диварлары күтәрелә. Бу елга планлаштырылган эш күләме үтәлгән, түбәне ябасы һәм гөмбәз урнаштырасы гына калган.

Быелдан башлап, Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итү фонды сайтында онлайн-режимда теләге булган һәркем төзелешнең ничек баруын күзәтә ала.

Коронавируска кадәр беренчел исәпләүләр буенча, 2020 елга билгеләнгән эшләр бәясе 244 миллион сум тәшкил иткән. 25 миллион сумнан артык акча җыя алганнар. Моннан тыш, төзелеш материаллары һәм эш белән ярдәм иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100