news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

Расыйх хәзрәт Каюмов Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде
dumrt.ru

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бүген Мөслим Үзәк мәчетендә җыелышта район имам-мөхтәсибе вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны билгеләделәр. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров имам-мөхтәсиб вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны тәкъдим итте. Имамны әлеге җаваплы вазифага билгеләгәндә, аның күпьеллык һәм уңышлы эш тәҗрибәсен истә тотканнар.

Җыелыш барышында Расыйх хәзрәт Каюмовны Мөслим имамнары бертавыштан имам-мөхтәсиб вазифасына сайлап куйган.

  • Расыйх хәзрәт Каюмов 2007 елдан Мөслим районы Михайловка авылы “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы, 2018 елдан Мөслим районы Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы; 2016 елда Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлаган.

Расыйх хәзрәт Каюмов бүгеннән мөхтәсиб булып эшләү белән беррәттән, Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

  • Расыйх Каюмов 1947 елда Актаныш районында туган. 1975 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Төрле урыннарда зоотехник, икътисадчы һәм хисапчы булып эшли. Өйләнгән, өч баласы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100