news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус таралу сәбәпле, Иерусалим шәһәрендә Әл-Әкса мәчете ябыла

Җомга көнне Израильдә өч атналык изоляция режимы башлана.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Мөселман дөньясының төп изге урыннарының берсе булган Иерусалим шәһәрендәге Әл-Әкса мәчете иртәгәдән ябыла. Бу хакта «Интерфакс» көнбатыштагы массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама хәбәр итә.

Мәчетне Израильдә Совид-19 инфекциясе таралу сәбәпле ябып торалар.

Идарә карары белән мәчет дин тотучылар өчен 18 сентябрьдән башлап өч атнага кадәр ябылачак. Дин тотучыларны бу карарны аңлап кабул итүләрен үтенәләр.

Җомга көнне Израильдә өч атналык изоляция режимы башлана, аның кысаларында илдә вирус таралуны акрынайтырга тиешле чикләүләр гамәлдә булачак. Израильдә пандемия башланганнан бирле 167 меңгә якын кеше вирус йоктырган, аларның 1,1 меңнән артыгы үлгән, аларда Совид-19 инфекциясе булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100