Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пенза өлкәсенең Югары Әләзән авылында балалар өчен дини курслар булды
Биредә балалар Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен өйрәнә.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 2-12 августта Пенза өлкәсенең Городище районы Югары Әләзән авылында балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар узды.
Марат хәзрәт Юмаев сүзләренчә, балалар ислам һәм әхлак нигезләрен өйрәнгән. Курс кирәкле дини фәннәрне өйрәнүгә, намазга һәм Коръән сүрәләрен, Коръән аятьләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән, дип яза Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.
Курслар тәмамлангач, укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылган, соңыннан оештыручылар балаларны кафеда сыйлаган.
Пенза өлкәсе Диния нәзарәте каршындагы мәчетләрдә уздырыла торган балалар өчен ислам курсларында катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз