Чаллы лагерьләрендә балалар Коръән өйрәнә

Иң яхшы укучыларны җыю һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куелган.

(Чаллы, 17 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының “Тәүбә” мәчетендә Коръән ятлаучы балалар өчен айлык оештырылды. Аңа 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 16 ир бала җәлеп ителде, дип яза җирле басма.

Мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев болай ди: “Иң яхшы укучыларны җыю һәм ай буена җүз ярым Коръән ятлату бурычын куйган идек. Кемдер бу максатка иреште, кемдер ирешә алмады. Кайсыберләре бер җүз, икенчеләр ярты җүз ятладылар. Гомумән алганда, бик уңышлы булды. Коръән ятлау дәресләреннән тыш, балалар футбол уйнадылар, Камада көймәдә йөзделәр, су коендылар, экскурсияләргә чыктылар, тәмле ашлар ашадылар. Балалар бик канәгать калды, әлхәмдүлилләһ.”