Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Энгельс шәһәре мәчетендә Россиядә ислам дине тарихы турында лекция булды
Мондый очрашулар циклы Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында Саратов губерниясе территориясендә планлаштырылган.
(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе Энгельс шәһәренең «Әбү Хәнифә» мәчетендә «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Абдульманов белән очрашу булды. Ул мәчеткә йөрүчеләр өчен Россия территориясендә ислам дине тарихы турында лекция укыды.
Рөстәм хаҗи Абдульманов чыгышында Россиядә ислам дине тарихында Дәрбәнд, Идел буе Болгар дәүләте, Наровчат кебек төп урыннарга тукталды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яңарыш» җитәкчесе очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде һәм аларны белем алырга, үз тарихларын тирәнрәк өйрәнергә чакырды.
Мондый очрашулар циклы Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында Саратов губерниясе территориясендә планлаштырылган.
Якын арада мондый лекция Вольск шәһәрендә узачак.
Искәртик, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз