news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Козловка шәһәрендә беренче мәчет төзеләчәк

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов кунаклар белән бергә мәчет диварының беренче кирпечләрен салды.

Чувашиянең Козловка шәһәрендә беренче мәчет төзеләчәк
https://dsmr.ru

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Чувашия Республикасының Козловка шәһәрендә беренче мәчет төзеләчәк.

Россия мөселманнарының Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге алу буенча күптән эш алып барды. Җирле хакимият, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр ярдәме белән биредә зур мәчет төзү мөмкинлеге барлыкка килде.

Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов исеменнән бу изге эштә ярдәм иткән барлык кешегә рәхмәт әйтте.

Мансур хәзрәт Хәйбуллов кунаклар белән бергә мәчет диварының беренче кирпечләрен салды һәм мәҗлес уздырды. Анда игелекле эштә катнашкан һәр кеше өчен һәм мәчет төзелеше тизрәк тәмамлануга өметләнеп дога кылдылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot