news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендәге Җәмигъ мәчетендә яңадан җәмәгать намазын укый башлаганнар

Җәмәгать намазы санитар-эпидемиологик норма таләпләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үткәрелә.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Саратов өлкәсендәге Җәмигъ мәчетендә җәмәгать белән өйлә намазын укуны яңадан башлыйлар. Коронавирус пандемиясе сәбәпле гыйбадәтханәдә җәмәгать намазлары 2020 елның 26 мартыннан 111 көн дәвамында укылмады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Җәмәгать намазы санитар-эпидемиологик норма таләпләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үткәрелә. Барлык мәчеткә керүчеләрнең температурасы үлчәнә. Һәркем битлек кияргә, антисептик белән кулларны эшкәртергә яки перчаткалар кияргә, үзе белән намазлык алып килергә, кул бирешүдән һәм якын аралашудан тыелырга тиеш.

Саратов Җәмигъ мәчете 12:45 сәгатьтә ачыла. Гыйбадәтханә өйлә намазы тәмамлангач, 13:45 сәгатьтә ябыла, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100